Котлыйбыз!
Сөекле ирем, хөрмәтле әтиебез, иң яраткан бабабыз –
Лашман авылында яшәүче Рауфан Габделхай улы Галимовның
13 июньдә туган көне – 50 яшьлек юбилее.
Сөекле ирем, гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа бүгенге тормышыбыз өчен олы рәхмәтемне җиткерәм һәм синең алда баш иям.
Кадерле әтиебез! Безне сөеп, эшкә өйрәткәнең, бу дөньяда кыенлыклар күрсәтмичә үстергәнең өчен без дә сиңа бик рәхмәтлебез. Син бик күп көч һәм тырышлык, түземлек сорый торган һөнәр иясе – терлекче. Шушы хезмәтең белән бүген оныкларыңда да хезмәткә хөрмәт тәрбиялисең. Бәйрәмең белән ихластан котлыйбыз сине, корычтай исәнлек-саулык, ак бәхетләр, кояштай озын гомер, эшләреңдә уңышлар телибез. Барыбыз бергә, сау-сәламәт булып, туган көннәреңне тагын әле күп тапкырлар каршыларга язсын дип, иң изге теләкләр юллыйбыз.
Сине яратучы хатының Фәния,
балаларың Ләйлә-Сирин, Айгөл-Илнар; оныкларың Сәйдә, Самир, Раян.
Нет комментариев