Котлыйбыз!
Әмир авылында туып үскән, Чирмешәндә яшәүче
Гөлсирә Гариф кызы Шәрифуллинаның 9 июньдә 55 яшьлек юбилее.
Кадерле әнием, гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйм. Син - минем иң газиз һәм иң якын кешем. Яратып сөюләрең, җан җылың, иксез-чиксез яхшылыгың, туган көнемнән үк мине кайгыртып яшәвең өчен мең-мең рәхмәт. Зирәк үгет-нәсыйхәтләрең, файдасы булырлык итеп укытуың һәм дөрес тәрбияң өчен рәхмәтем чиксез сиңа - бу миңа уңышларга ирешергә, кыенлыкларны җиңәргә мөмкинлек бирә. Юбилеең мөбарәк, өстәлләрең түгәрәк, мул, тормышың бәрәкәтле, куанычлы булсын.
Иң изге теләкләр белән кызың Айгөл-Илнар, оныкларың Азамат, Илназ.
Безнең теләклэргә кода-кодагыең да кушыла.
Нет комментариев