Котлыйбыз!
Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йорты директоры
Илшат Барый улы Закировның 2 июньдә гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.
Хөрмәтле Илшат Бариевич!
Ихлас күңелдән юбилеегыз белән котлап, сезгә сәламәтлек, гаилә тигезлеге, бәрәкәтле тормыш телибез. Гомерегезнең дәвамы озын, үткәне кебек үк игелекле изге эшләр белән тулып торсын. Янәшәгездә һәрчак тугры дусларыгыз, ышанычлы хезмәттәшләрегез булсын.
Тормыш йөген иңнәренә салып
Үргә менә ирнең асылы,
Андыйларның максатлары зурдан,
Җиңә алар буран, давылны.
Ил улына әйләнә дә шәхес,
Ил хөрмәтен күрә хезмәттә.
Яшәгез сез ир асылы булып,
Гомерегез үтсен хөрмәттә.
Ихтирам белән хезмәттәшләрегез.
Нет комментариев