Котлыйбыз!
Поздравления

Котлыйбыз!

Чирмешәндә яшәүче Ландыш Минхамәт кызы Мортазинаның 31 майда 55 яшьлек юбилее.

Сабыр, изге күңелле, нигезебезнең кояшы булган әниебез! Сине олуг юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз, җан тынычлыгы, күңел көрлеге, шатлык-куанычлар телибез.

Мул, имин тормышта, балаларыңның, оныкларыңның игелеген, гомер буе кылган яхшылыкларыңның әҗерен күреп, рәхәттә, бәрәкәттә, сау-сәламәт булып яшәргә язсын.

Әни, диеп әйтер кешең булу –
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса – уртак була,
Кайгыларың булса – югала.
Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.

Тормыш иптәшең Фәрит, балаларың Миләүшә–Тимур, Гөлназ, Гөлшат.

Нет комментариев