Котлыйбыз!
Әмир авылында яшәүче Акдәс Хамәт улы Җиһаншинга 30 майда 55 яшь тула.
Кадерле абыебыз! Олы йөрәкле, юмарт, киң күңелле, һәркемгә ярдәмчел, сабыр холыклы син, туганнарыңа, якыннарыңа мәрхәмәтле булып, күркәм гомер кичерәсең. Ходай биргән һәр көнгә куанып, булганына шөкер итеп, тормыштан тәм табып, гаиләң, балалар бәхетенә сөенеп яши беләсең. Шундый гади, эчкерсез, туган җанлы булганың өчен рәхмәт сиңа. Кайгыларны да, шатлыкларны да бүлешүче синең кебек туганың булу – безнең өчен олы бәхет. Алдагы көннәреңдә дә бары бәхеттә-куанычта, исәнлектә-саулыкта, балаларыгызның игелеген күреп, туганнарыгызның җан җылысын тоеп, тормыш иптәшең Флера апа белән парлы тигез, бәрәкәтле, имин тормышта яшәвегезне телибез. Без сезне бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Юбилеең котлы булсын, абый.
Син булганга, абый, бәхетле без,
Син – канат та безгә, син – терәк.
Тормыш җилләренә каршы тору
Син булганда, абыебыз, җиңелерәк.
Иң изге теләкләр белән Зыятдиновлар гаиләсе.
Нет комментариев