Котлыйбыз!
Әмир авылында гомер итүче Акдәс Хамәт улы Җиһаншинга 30 майда 55 яшь тула.
Хөрмәтле кода! Шушы матур бәйрәмең, күркәм юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа иң изге, якты, матур теләкләребезне генә юллыйбыз. Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, уңган һәм бик булган кеше син, кода. Шушы матур сыйфатларың өчен бар да хөрмәт итә һәм ярата үзеңне. Нинди генә эшкә тотынсаң да, аны һәрвакыт җиренә җиткереп башкарып чыгасың. Якын кешеләрең, туганнарың, балаларың өчен син һәрвакыт үрнәк кеше. Гомумән, Әмир авылында да үрнәк гаиләләрнең берсе сез. Менә дигән балалар тәрбияләп үстердегез, киләчәктә дә аларның шатлыгына сөенеп яшәргә булсын!
Кода! Уй-теләкләрең киң, туар таңнарың тыныч, саулыгың нык, гомерең бәхетле булсын! Тормыштан ямь табып, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, кодагыебыз Флера белән тигезлектә, озын, бәхетле гомер итүегезне теләп калабыз.
Сезгә гаилә шатлыгы, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын!
Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанчылар
Юлдаш булсын сиңа гомергә!
Иң изге теләкләр белән Лашманнан кода-кодагыең Илдар һәм Раушания Мөбәракшиннар, балалар Рәмис-Миләүшә, Алия, Илфат.
Бу теләкләргә әби-бабайлар да кушыла.
Нет комментариев