Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

23 мая 2023, 08:28

435

0

6

Котлыйбыз!

Кармыш авылында яшәүче Җәмил Кәрим улы Гарифуллинның 23 майда юбилее.

Кадерле әтиебез, гомер бәйрәмең - 70 яшьлек юбилеең белән ихлас котлыйбыз. Әти, син әни белән - безнең нигезебезнең алтын баганалары.

Без - балаларыңның гына түгел, барлык туганнарның олы терәге, киңәшчесе, таянычы син. Гомер юлың өлге итеп алырлык якты.

Сиңа булган рәхмәтебезне, күңелдәге теләкләрне сүзләр белән генә әйтеп бетерергә мөмкин түгел, алар - чиксез дәрья.

Синең кебек сабыр, миһербанлы, тырыш, ярдәмчел, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Каршыңдагы тормыш авырлыкларына бирешми, аларны һәрчак җиңә килгәнсең.

Без - балаларыңа, синең өчен җан атып, бабай дип өзелеп торган оныкларыңа, туганнарыңа сабырлык, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшисең, әти!

Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезнең җылысын әни белән суытмый саклап килүегез өчен зур рәхмәт. Алга таба да өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булса иде.

Киләчәктә дә әниебез Алсу белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, без - балаларыгызның игелеген күреп, сау-сәламәт яшәргә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен.

               70 яшең белән котлап,

               Зур бәхетләр сиңа телибез.

               Үзең кешелекле булганың өчен,

               Олылыйбыз бүген сине без.

Кадерле әниебез Алсуны да йөрәктәге иң җылы хисләр аша күркәм бәйрәме –
60 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез.

Без - 3 кыз балага тормыш бүләк иткән ягымлы, сабыр, кешелекле, олы җанлы әни син. Әтиебез белән бергә тормыш итә башлавыгызга да 40 ел була.

Алдагы тормышыгызны әтиебез Җәмил белән тигезлектә, матур кичерергә, балалар, оныклар янәшәсендә, якты дөньяның рәхәтен тоеп, озак яшәргә насыйп булсын.

Сезне сәламәтлек беркайчан да ташламасын. Без Сезне хөрмәт итәбез һәм бик яратабыз.

Иң изге теләкләр белән балаларыгыз.

 

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев