Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

21 мая 2023, 08:01

410

0

0

Котлыйбыз!

Чирмешәндә гомер итүче Рәйханә Хәсән кызы Мортазинаның
22 майда күркәм юбилее – 65 яшь тулган көне.

Кадерле әниебез, әбиебез! Сине гомер бәйрәмең белән чын күңелебездән котлыйбыз!

Әни, әнкәй, газизебез безнең,

Өебезнең нуры, патшасы!

Син яшәсәң - безнең өчен бәхет,

Ябылмасын өйнең капкасы.

Әни, әнкәй, кадерлебез безнең,

Рәхмәтебез чиксез үзеңә

Әти белән парлап, тотынышып

Килеп кердең гомер көзеңә.

Гомер көзең бик бай, дәрәҗәле,

Бәхет җимешләрең яныңда.

Балаларың, газиз оныкларың

Ямь өстиләр сиңа тагын да.

Рәхмәт, әнкәй, җирдә яшәвеңә,

Син булганга безгә күңелле.

Изге догаларың, елмаюың

Яктырталар тормыш күгемне.

Киң күңелле әнкәй, безнең өчен

Яшисең син янып-көенеп.

Нигъмәт тулы өстәлеңне көйләп,

Каршылыйсың безне сөенеп.

Син бит, әнкәй, безнең өчен үрнәк,

Ничек өлгерәсең барысына?

Сынауларда сынмый, бер абынмый

Үзең килдең бәхет каршына!

Җил, давыллар иссә, каршы бардың,

Курыкмадың салкын кыраудан.

Күңелең чиста, синдәй әнкәйләрне

Аллаһ Үзе саклый сынаудан.

Рәхә әби, әби, әбием диеп,

Оныкларың сиңа эндәшә.

Алар сине бик тә яраталар,

Шуны тоеп сөенеп яшә.

Яшә әле, әнкәй, озак яшә,

Сафлык бөрки күңел күгемдә.

Син күрсәткән юлдан атлап барам

Шөкер итеп һәрбер көнемә.

Аллаһымнан озын гомер сорыйм,

Әнкәемнең бирче саулыгын.

Нинди рәхәт җирдә яшәүләре,

Тоеп тору әни барлыгын.

Юбилеең белән кайнар котлыйм,

Котлы булсын, әни, бәйрәмең.

Туган нигеземнең йөзек кашы,

Изгелектә синең күңелең.

Гомер уза диеп бер борчылма

Хатирәләр барлап, елама.

Бәхет җимешләрең, балаларың

Синең хакта яши дөньяда.

Иң изге теләкләр белән ирең, балаларың, оныкларың, туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев