Котлыйбыз!
Иске Кади авылында туып үскән, бүген Чирмешәндә яшәүче кадерле тормыш иптәшем,
әтиебез Рамил Исмәгыйль улы Әхмәдуллинның 17 майда 55 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз! Син – изге күңелле, кешелекле, зирәк акыллы, туган җанлы, гадел һәм тырыш, тормышның нинди генә вакытларында да терәк булырдай ышанычлы, газиз кешебез!
Туар таңнарың тыныч, гомерең бәхетле булсын! Сиңа нык сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, иксез-чиксез бәхет-шатлык телибез. Мул тормышта, балаларыбызның шатлыкларын, изгелекләрен күреп, тигезлектә, бергә яшәргә насыйп булсын.
Май кояшы нурын сипкән кебек,
Тулып-ташып аксын бәхетең.
Сәламәтлек, уңыш юлдаш булсын -
Чынга ашсын хыял, өметең.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рушания,
улларың Илһам, Эльмир.
Нет комментариев