Котлыйбыз!
Лашман авылында туып үскән, хәзер Түбән Камада яшәүче кадерле апабыз
Ландыш Ядкәр кызы Тазованың 16 майда олы юбилее - 65 яшьлеге.
Ландыш апа!
Без сине, барлык туганнарың бергә җыелып, бүгенге бәйрәм көнең белән котлыйбыз. Озак яшә, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын!
Киләчәк тормышыңда меңнәрчә бәхет-шатлыклар, корычтай сәламәтлек телибез. Бүгенгедәй яшь, матур булып, көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың нык, гомерең бәхетле булсын!
Алдагы көннәреңдә балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп, оныкларыңның яраткан дәү әниләре булып тынычлыкта, мул тормышта яшәвеңне телибез.
Озын булсын гомерең,
Тыныч булсын hәрчак күңелең.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.
Кояш кебек тормышыңа
Ак бәхетләр килсен күренеп,
Куанычлар гына юлдаш булсын,
Яшә шатлыкларга төренеп.
Бик гадисең, бик гүзәлсең,
Бар кешегә карата.
Шуңа күрә яше-карты
Сине бердәй ярата.
Сине котлап җыелганнар
Иң якын туганнарың.
Дусларның да чакыргансың
Үзең күк булганнарын.
Бүген сиңа кайгыларсыз
Озын гомер телибез.
Иң изге теләкләр белән сине яратучы барлык туганнарың.
Нет комментариев