Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

14 мая 2023, 08:12

322

0

6

Котлыйбыз!

Лашман авылында гомер итүче кадерле кешебез Миннур Хаматгата кызы Нуретдинованың

15 майда олы юбилее, аңа 90 яшь тула.

Газиз әниебез! Бүген барыбыз өчен дә якты зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче, үз күңеле аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдерүче әни. Син туган нигезебезнең яме. Жылы карашың, төпле киңәшләрең өчен Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә, без - балаларыңа яшәеш чыганагы булып яшәвеңне телибез.

Әниемнең матур күзләрендә

Күпме моң һәм күпме сагыш бар.

Изге догаң һәрчак саклый безне

Салкын жилдән, явыз дошманнан.

Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,

Көннәреңне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек - үзе бәхет бит ул,

Раббым шуннан мәхрүм итмәсен.

Иң изге теләкләр белән, балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев