Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Котлыйбыз!

13 мая 2023, 08:05

284

0

0

Котлыйбыз!

Түбән Чегодай авылында гомер итүче Илдар Әнвәр улы Хәмидуллинның 14 майда 60 яшьлек юбилее.

Кадерле абыебыз! Юбилеең белән котлап, сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, тигезлек, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез. Әрнү-сагыш белмә, улыгыз Ринатның игелеген күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен. Һәрвакыт шулай киң күңелле, ярдәмчел, мәрхәмәтле булып кал.

Сабыр да син, гади, кешелекле,

Кылган эшең бары изгелек.

Шатлыкларда үтсен синең көннәр,

Бәхетләрең булсын гомерлек.

Юлларыңда киртә очраса да,

Тирән упкыннарга юлыкма.

Һәрчак сиңа ярдәмгә килерлек

Туганнарың барын онытма.

Иң изге теләкләр белән, сине яратып, сеңелең Әнүзә, энең Равил гаиләсе.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев