Котлыйбыз!
Түбән Чегодай авылында гомер итүче әниебез, әбиебез
Минхаҗәр Мөхәммәтвәли кызы Гыйниятуллинага 13 майда 65 яшь тула.
Кадерлебез! Кеше булсыннар дип, безнең өчен кичергән йокысыз төннәрең, кылган изгелекләрең өчен, бүген синең алда баш иябез. Син һәрчак гадел, сабыр булуың, тырышлыгың, хезмәт сөючәнлегең белән безгә үрнәк булдың. Син, әтиебез белән бергә, туганнарны, балаларыңны җыеп, барлап торучы, кайгыртучан, олы йөрәкле, гаиләбез өчен терәк булып торасың. Аллаһы Тәгалә биргән гомереңне сәламәтлектә, имин һәм тыныч тормышта, туган йортыбызның утын сүндермичә, әтиебез белән тигезлектә яшәвегезне телибез. Һәрвакыт үзегезнең кадерле, кирәк икәнегезне тоеп яшәгез.
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына
Табып була олы бәхетне.
Шатлык-сөенечләр ташламасын,
Кайгы-борчу ишек какмасын.
Ходай сине бары безнең өчен
Күз карасы кебек сакласын.
Сине яратып, иң изге теләкләр белән балаларың: Гүзәл-Марат, Миләүшә-Рузил, оныкларың: Динара, Зәринә, Хәбир, Раяна.
Безнең теләкләргә әтиебез Хәмит тә кушыла.
Нет комментариев