Котлыйбыз!
Чирмешәндә яшәүче Рәмзия Нурислам кызы Хамәтгалимованың 7 майда күркәм юбилее!
Кадерле әниебез! Шушы гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз.
Алдагы көннәреңдә дә әти белән пар канатлар булып, исәнлектә, күңел тынычлыгы белән, безне сөендереп, балаларыңның, якыннарыңның күңел җылысын тоеп, изгелекләрен күреп, бәхетле озын гомер итүеңне телибез.
Безне әле дә кайгыртып яшәвең, төпле киңәшләрең, ярдәмең өчен мең рәхмәт, әни. Гел шулай ачык йөзле, киң күңелле булып кал. Син безгә терәк, син безгә һәрчак кирәк.
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Юлдаш булсын, әни, гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә.
Зәңгәр күкләр матур йолдыз белән,
Исле гөлләр белән җир ямьле.
Йолдызлардан якты, гөлдән гүзәл,
Синең белән туган йорт ямьле.
Әти белән тигез яшәгез сез,
Ничек матур парлап йөргәндә!
Шулай бергә каршы алыгыз сез,
Без сагынып кайтып кергәндә.
Иң изге теләкләр белән
балаларың Алсу-Ринат, Алисә, оныгың Сәминә.
Бу теләкләргә әтиебез Ривгать тә кушыла.
Нет комментариев