Котлыйбыз!
Чирмешәндә яшәүче, озак еллар “Каенкай” балалар бакчасын җитәкләгән ӘЛФИЯ ИЛФАК кызы ГЫЙЛӘҖЕВАның 5 майда туган көне – 60 яшьлек юбилее.
Хөрмәтле Әлфия Илфаковна! Матур гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз.
Сез җитәкче булып эшләү дәверендә сабыр холыклы, игътибарлы, тәҗрибәле, кеше хәлен аңлаучы, ярдәмчел булуыгыз белән хезмәттәшләрегез арасында, коллективыбызда олы ихтирам һәм абруй казандыгыз.
Инде хәзер лаеклы ялда булсагыз да, сезнең кайгыртучанлыгыгызны әле дә тоябыз, рәхмәт барысы өчен дә!
Сезгә ныклы саулык-сәламәтлек, озын гомер, чиксез шатлык-куанычлар, имин тормыш телибез.
Томыш иптәшегез Дамир белән тигезлектә, тиңлектә, балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңел җылысын, ихтирамын һәм игътибарын тоеп, аларның уңышларына сөенеп яшәргә насыйп булсын.
Тормыш юлыгыз һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелегез.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерегез.
Хөрмәт белән, элеккеге хезмәттәшләрегез –
“Каенкай” балалар бакчасы коллективы.
Нет комментариев