Котлыйбыз!
Чирмешәндә яшәүче Марат Габделхай улы Ганеевның 9 майда 45 яшьлек юбилее.
Кадерле улым, туганыбыз! Сине юбилеең белән котлап, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкның иң олысын телибез. Гаилә тигезлеге, җан тынычлыгы, эшеңдә зур уңышлар, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле, ихтирамлы, игътибарлы булып, балаларыңның, якыннарыңның изгелеген күреп, мул тормышта яшәргә язсын.
Май кояшы нурын сипкән кебек,
Ташып-тулып килсен бәхетең.
Сәламәтлек, уңыш юлдаш булсын,
Чынга ашсын хыял, өметең.
Иң изге теләкләр белән әниең, туганнарың Ринат һәм Гөлшат гаиләләре.
Нет комментариев