Котлыйбыз!
Әти-әнисенә – кадерле кыз, абый-энеләренә – ягымлы туган булып Кара Чишмә авылында
туып үскән, хәзер Чирмешәндә яшәүче
Рәмзия Нурислам кызы Хамәтгалимованың май аенда гомер бәйрәме.
Ахирәт дустым, балаларымның яраткан Рәмзия апалары!
Сине бу күркәм бәйрәмең белән котлыйбыз.
Теләкләреңнең чынга ашып, Аллаһыбыз зурлап биргән бәхетле тормышыгызның рәхәтен күреп, балаларыгызның уңышларына сөенеп,
оныгыгызга куанып, кадерле әти-әни, яраткан бабай-әби булып, тормыш иптәшең Ривгать белән пар канат булып яшәгез.
Күкләр миңа нинди эшләр өчен
Бүләк итеп сине тудырган.
Бәхет бит ул синдәй дуслар белән
Атлап бару гомер юлыннан.
Соңгы телем икмәкне дә хәтта
Бер-беребезгә әзер бирергә,
Сине, дустым, телим һәрвакытта,
Иң бәхетле итеп күрергә.
Рәхмәт, дустым, аңлый белгәнеңә,
Бер сүздән дә минем хәлемне,
Андый дуслар сирәк очрый жирдә,
Шуңа син бик-бик газиз, кадерле.
Ахирәт дустың Гөлфия.
Ришат Заһитов һәм Гөлназ Шакировлар гаиләләре.
Нет комментариев