Котлыйбыз!
Әмир авылында яшәүче
Разия Сәгыйрь кызы Зыятдиновага
4 майда 80 яшь тула.
Кадерле әниебез, юбилеең белән чын күңелдән котлап, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкның иң олысын телибез. Рәхмәт, әни, 3 балаңа гомер биргәнең өчен, тормыш юлыбызда безгә зур таяныч була алганың өчен; кияүкиленнәреңне үз балаңдай якын күреп кабул иткәнең өчен; вакытыңны, көчеңне кызганмыйча, бар күңел жылыңны биреп, безнең балаларны – оныкларыңны җәйләр буе тәрбияләгәнең өчен.
Яшең олыгайса да, күңелең hаман яшь әле синең. Каядыр барасың, нәрсәдер аласың, кемнедер чакырасың килеп тора. Шушы күңел халәтең бетмәсен, дәрт-дәрманың сүнмәсен-сүрелмәсен! Өебез hәрвакыттагыча ямьле, ризыклы булсын. Туар таңнарың бары тик яхшы хәбәрләрдән генә башланып, хәерле гомерләр көтсен сине, кадерле кешебез!
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.
Алдагы көннәрдә дә бәхетебез
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып, hаман шулай
Гомер кичсәк иде бергәләп.
Иң изге теләкләр белән барлык балаларың, киленең, кияүләрең һәм оныкларың, оныкчыкларың.
Комментарии
0
0
Разыя апа без дэ ихлас кунелдэн юбилеен белэн тэбрик итэбез, ин изге телэклэр узенэ, сэлэмэтлек, Жан тынычлыгы, якыннарыннын кадер-хормэтендэ озын гомерлэр насыйп булсын
0
0