Котлыйбыз!
Чирмешән авылында гомер итүче
Флера Мансур кызы Рәхимҗанованың
27 апрельдә күркәм юбилее – 60 яшь тулган көне.
Кадерле әниебез, әбиебез!
Ихлас күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз. Син һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр,кешелекле, олы җанлы булдың.
Җир йөзендәге иң изге, иң матур теләкләребезне җиткереп, кайгы-хәсрәтсез озын гомер, нык сәламәтлек, күтәренке рух, бәхет-куанычлар, күңел тынычлыгы телибез!
Балаларыңның, оныкларыңның күңел җылысын тоеп, әти белән тигезлектә, муллыкта озын гомер кичерергә язсын!
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне, кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.
Озын гомер бирсен Ходай, дибез,
Кояш сиңа бирсен яктылык.
Барлык балаларың, оныкларың
Китерсеннәр бары яхшылык.
Иң изге теләкләр белән балаларың:
Эльвира-Рафаэль, Земфира-Илдус, оныкларың: булат, Альберт, Рамил, Марсель, Ләйсән.
Котлавыбызга әтиебез Таһир да кушыла.
Нет комментариев