Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

15 марта 2023, 08:18

466

0

4

Котлыйбыз!

Әмир авылында туып үскән, бүген Чирмешәндә яшәүче кадерле тормыш иптәшем,

әниебез, әбиебез Гөлфия Марс кызы Ибәтованың 16 мартта туган көне.  

Кадерлебез, сине 55 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз! Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр күңелеңне гел яктыртып, балкытып торсын. Җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын. Бөтен гомереңне, көчеңне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак, эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен
яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын!
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердегез безне, кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.
Рәхмәт, әни, мең-мең рәхмәт,
Бар нәрсәгә булдың түземле.
Сәламәт бул, кайгы-хәсрәт күрмә,
Ходай олыласын үзеңне.
Ашлар тәмле әни кулы белән,
Йортлар ямьле әти тыны белән.
Йортыбызның утын сүндермичә,
Яшәгез сез кайгылар күрмичә.

Иң изге теләкләр белән ирең Дамир,

балаларың: Динар-Регина, Ләйлә-Роберт, оныкларың Рамазан, Надир.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X