Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

03 марта 2023, 12:16

425

0

3

Котлыйбыз!

Бәркәтә авылында гомер итүче кадерле кешеләребез Әкъдәс Гаяз улы һәм Флера Имаметдин кызы

Миргалимовларның гаилә корып тормыш итә башлауларына 4 мартта 40 ел булды.

Кадерле әти-әниебез, чын күңелебездән рубин туегыз белән котлыйбыз. Авыр мизгелләрдә дә сез бер-берегезгә кирәк, терәк булып, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып, матур, күркәм гомер кичерәсез. Күңел матурлыгын югалтмыйча, җан аклыгын башкалар белән бүлешеп яшисез. Бүген дә әти-әниебез безгә төпле киңәшче, җаныбызны җылытучы, иң изге, иң кадерле кешеләр. Еллар тыныч булып, балаларыгызга, оныкларыгызга куанып, озак еллар бергә яшәргә Ходай насыйп итсен. Сезгә бәрәкәтле тормыш, бәхетле картлык, тигезлек, сәламәтлек телибез. Сез булганда гына өебез ямьле, тормышыбыз түгәрәк. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә!

Бәйрәмегез белән котлап,

Әткәй, әнкәй, сезгә дәшәбез.

Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,

Пар канатлар булып яшәгез.

Иң изге теләкләр белән балаларыгыз Рәйханә-Шамил, Айрат-Эльвира,

оныкларыгыз Камил, Сәмирә, Ясминә, Тимур.

Оставляйте реакции

3

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев