Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

03 марта 2023, 08:01

417

0

0

Котлыйбыз!

Лашман авылында туып үскән, бүген Чирмешәндә яшәүче кадерле туганыбыз

Рәмзия Шакир кызы Долгополованың  4 мартта күркәм юбилее. 

Бүген гомер мизгелеңнең матур бәйрәме – хатын-кызның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. Кадерлебез, сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, тигезлек, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез. Әрнү-сагыш белмә, балаларыңның игелекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.
Сиңа карап сокланабыз һәрчак,
Күңелләрдә туа горурлык.
Син тормышны чиксез яратасың,
Син күпләргә үрнәк булырлык.
Бездән теләк һәрчак якты сиңа,
Шатлык кына, гел изге.
Туганнарың белән гөр килешеп,
Сау-сәламәт яшә гомереңне.

Иң изге теләкләр белән  әниең, балаларың,  туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев