Котлыйбыз!
Кадерле әтиебез, бабабыз Никонор Григорьевич Калмыковка (Әккәрәй авылы)
27 февральдә 80 яшь тулды.
Авырлыклар туса бу тормышта,
Киңәш сорап сиңа киләбез.
Дөрес фикер, әйбәт киңәшләр
Бирәсеңне алдан беләбез.
Котлы булсын туган көнең, әти!
Сәламәтлек телик иң элек.
Насыйп булсын яшәү тынычлыкта
Күреп бездән хөрмәт, игелек.
Рәхмәтебез чиксез сиңа, әти!
Бары үрнәк алып яшибез.
Гел рәхәттә яшә, сөенечтә,
Иң кадерле, якын кешебез!
Гаилә учагын сүндермичә
Иң изге теләкләр белән балаларың Петр-Маргарита, Татьяна-Александр, Галина,
Елена-Михаил, Надежда-Юрий һәм 14 оныгың, 11 оныкчыгың.
Нет комментариев