Котлыйбыз!
Чирмешән авылында яшәүче безнең өчен иң кадерле, иң яраткан кешеләребез:
әтиебез белән әниебез Әхтәм Исмәгыйль улы һәм Сирень Сәлим кызы Әхмәдуллиннарның
26 февральдә олы бәйрәмнәре – рубин туй көннәре.
Дистәләрне дистәгә кушып, гомер йомгакларын сүтсәләр дә, берсен-берсе аңлап, шатлык-борчуларны уртаклашып, күңел матурлыгын югалтмыйча, җан аклыгын башкалар белән бүлешеп яшиләр алар. Кадерлеләребез, сезгә булган якты, матур теләкләребез иксез-чиксез. Сабырлыгыгыз, миһербанлыгыгыз, саф күңелегез, безгә биргән олы мәхәббәтегез өчен без сезгә бик рәхмәтлебез! Сез безнең бүгенге көндә дә төпле киңәшче, җаныбызны җылытучы, таянычыбыз, яклаучыбыз һәм саклаучыбыз, иң изге һәм иң газиз кешеләр. Безне үстереп кеше иткәнегез өчен мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез. Киләчәктә дә, әти-әни, сезгә бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта, яшәргә язсын. Газизләребез, бәйрәмегез котлы, кояшлы, имин булсын. Без сезне шундый яратабыз!
Тәрәз төпләрендә үскән пар гөлләрдәй,
Парлап гомер юлын үтәсез.
Әти-әни тигез булган өчен,
Без бәхетле булып үскәнбез...
Өй җылысын саклап сабыр гына,
Җил тигерми бала-чагага,
Тормыш арбасына җигелеп,
Тартасыз сез, бергә һаманда.
Шушы бергәлектән аермасын
Бергә-бергә рәхәт яшәве.
Әти-әни диеп, сөеп кенә,
Ай рәхәттә инде, дәшүе…
40 ел, гомер узып киткән
Туй көннәре калган еракта.
Кайнарлыгы сезнең мәхәббәтнең
Йөрәкләрдә, еллар яңарта...
Алтын туйлар алда көтсен әле,
Утырырга язсын парлашып.
Гомер бирсен, Раббым, яшәр өчен
Сандугачлар кебек сайрашып..
Сез утырткан сөю гөлләрегезнең,
Җимешләре булды татырга.
Хәзер инде сезне яратып,
Оныклар бар, җыелып кайтырга...
Әти-әни, әби-бабай диеп,
Язсын әле озак дәшәргә.
Пар канатта, бары тигезлектә,
Гомер булсын алда яшәргә...
Туй көнегез, бүген җыелышып,
Без кайтабыз әти-әнигә.
Рәхмәт сезгә булганыгыз өчен
Гомер биргән өчен сез безгә...
Ак бәхетләр телибез сезгә…..
Иң изге теләкләр белән балаларыгыз һәм оныкларыгыз: Алсу-Айрат-Лия,
Гүзәл-Ринат-Илдар, Динар, Тимур.
Нет комментариев