Котлыйбыз!
Чирмешәндә яшәүче, Бәркәтә авылында туып үскән
Наилә Хәйрулла кызы Шәфыйкованың 23 февральдә 75 яшьлек юбилее.
Кадерле, яраткан әниебез, әбиебез, сиңа нык саулык, бәхетле озын гомер телибез. Вакытлар узу белән, синең безнең өчен никадәр газиз зат икәнеңне аңлыйбыз. Безгә шундый зирәк, назлы, аңлаучы әни биргәннәре өчен, язмышка һәм Аллаһыга шөкер итәбез. Мәхәббәтең, игелегең, яхшы тәрбияң һәм балачактан ук безне чолгап алган даими кайгыртуың өчен бик зур рәхмәт. Чын күңелебездән бәхетле булуыңны телибез.
Иң изге теләкләр белән әтиебез, өч балаң, кияүләрең һәм оныкларың.
Нет комментариев