Котлыйбыз!
Туймәт авылында гомер итүче Рәдис Вәҗи улы һәм Ралия Шамил кызы Бәдретдиновларның
19 февральдә гаилә бәйрәме: әти белән әнинең тормыш коруларына 30 ел!
Кадерлеләребез, сезгә тигез, бәрәкәтле, бәхетле гомер телибез, исән-сау, безне сөендереп, озын-озак яшәгез. Сез – безгә кирәк, сез - безгә терәк, сез безнең сердәшчеләребез. Һәрвакыт мул өстәлләр белән каршы аласыз, рәхмәт барысы өчен дә. Без сезне яратабыз!
Тәрәз төпләрендә үскән пар гөлләрдәй
Парлап гомер юлын үтәсез.
Әти-әни тигез булган өчен,
Без бәхетле булып үскәнбез...
Өй җылысын саклап сабыр гына
Җил тидерми бала-чагага,
Тормыш арбасына жигелеп,
Тартасыз сез, бергә һаман да.
Иң изге теләкләр белән кызларыгыз Айзилә, Инзилә, киявегез Айваз, улыгыз Рузил, оныгыгыз Диана.
Нет комментариев