Котлыйбыз!
Әмир авылында яшәүче сеңелебез Рәсимә Габбас кызы Шәйхетдинованың
олы юбилее, 12 февральдә аңа 60 яшь тула.
Кадерлебез, сине олы бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, Ильяс кияү белән тигезлектә, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез.
Рәхмәт сиңа! Чиста күңелеңә,
Апа, диеп янып көюеңә!
Шатлык-борчуларны бергә бүлеп,
Бердәм булыйк hаман диюеңә!
Рәхмэт сиңа, олы йөрәгеңә,
Туганлыкны саклый белгәнеңә,
Сүзең белән, ачык йөзең белән
Күңелләргә өмет өргәнеңә.
Рәхмәт сиңа!
Гади булып кала белгәнеңә,
Әти-әниемэ бик зур рәхмәт:
Миңа шундый сеңел биргәненә!
Яратып һәм хөрмәт итеп, апаң Рәшидә, җизнәң Фазыл.
Безнең теләкләргә балалар да кушыла.
Нет комментариев