Котлыйбыз!
Чирмешәндә яшәүче иң якын кешебез
Алсирә Закир кызы Сәгыйровага 9 февральдә 70 яшь тула.
Кадерле, газиз әниебез, әбиебез! Юбилеең белән сине чың күңелдән тәбрик итәбез. Алдагы көннәреңдә дә әти белән пар канатлар булып, исәнлектә, күңел тынычлыгы белән, безне сөендереп, авырлыкларга бирешмичә, сынмый-сыгылмыйча, озак еллар гомер итүеңне телибез. Безне әле дә кайгыртып яшәвең, төпле киңәшләрең өчен мең рәхмәт, әни. Гел шулай ачык йөзле, киң күңелле, ярдәмчел булып кал. Син безгә терәк, син безгә һәрчак кирәк.
Кирәк түгел алтын-көмеше дә,
Читтә торсын барлык байлыклар.
Ишек ачып, балаларым кайтты, дип,
Каршы алу өчен әниебез бар.
Иң изге теләкләр белән кызларың Гөлнара, Гөлүзә, оныкларың Алия, Илнур.
Безнең теләкләргә әтиебез Минзәки дә кушыла.
Нет комментариев