Котлыйбыз!
Хәлимә Мәҗит кызы Гыйззәтуллинаның (Чирмешән) 25 гыйнварда 60 яшьлек юбилее.
Кадерле, хөрмәтле әниебез! Бүген синең туган көнең - димәк, безнең өчен бу икеләтә туган көн. Син булмасаң - без дә булмас идек, син тумасаң - без дә тумас идек. Сиңа корычтай тазалык, яхшы кәеф, исәнлек-саулык телибез. Шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сүзләре әйтәбез. Син - дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз. Озын гомер сиңа!
Иң изге теләкләр белән кызларың Ләйсән, Лилия, Ландыш; кияүләрең Рамил, Рәмис, Илнур;
яраткан оныкларың Камил, Мәликә, Раяз һәм кода–кодагыйларың.
Нет комментариев