Котлыйбыз!
Бәркәтә авылында яшәүче кадерле кешебез
Рамил Атлас улы Мингалимов 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Кадерле әтиебез, туган көнең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә!
Иң изге теләкләр белән балаларың Рәдиф, Румия, Рәсил.
Нет комментариев