Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

13 декабря 2022, 09:04

510

0

4

Котлыйбыз!

Чирмешәндә гомер итүче кадерле кешеләребез –

Әлфия Инсаф кызы һәм Исхак Хәйдәр улы Хөснетдиновларның

гаилә корып тормыш итә башлауларына 14 декабрьдә 50 ел була.

Кадерле әти-әниебез, әби-бабабыз, сезне чын күңелебездән алтын туегыз белән котлыйбыз. Авыр мизгелләрдә дә сез бер-берегезгә кирәк, терәк булып, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып, матур, күркәм гомер кичерәсез. Күңел матурлыгын югалтмыйча, җан аклыгын башкалар белән бүлешеп яшисез. Бүген дә әти-әниебез безгә төпле киңәшче, җаныбызны җылытучы, иң изге, иң кадерле кешеләр. Еллар тыныч булып, балаларыгызга, оныкларыгызга куанып, озак еллар бергә яшәргә Ходай насыйп итсен иде. Сезгә бәрәкәтле тормыш, бәхетле картлык, тигезлек, сәламәтлек телибез. Сез булганда гына өебез ямьле, тормышыбыз түгәрәк. Рәхмәт барысы өчен дә.
Иртәгесен сызылып аткан таңнар
Олы шатлык алып килсеннәр.
Картлык көннәрегез тигезлектә
Бәхет белән имин үтсеннәр.
Тагын бик күп еллар тигезлектә
Матур парлар булып яшәгез.
Сәламәтлек ныклы юлдаш булсын,
Балкып торсын тормыш чәчкәгез.

Иң изге теләкләр белән балаларыгыз, кияү-киленнәрегез, оныкларыгыз. 
Бу теләкләргә кода-кодагыйларыгыз да кушыла.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев