Котлыйбыз!
Чирмешәндә яшәүче кадерле кешебез, сөекле җан юлдашым, газиз әниебез
ӘЛФИЯ ИСХАК кызы ЗАҺРЕТДИНОВАның 11 декабрьдә туган көне – 50 яшьлек юбилее!
Сөекле әниебез! Кадерлебез! 50 яшьлек алтын юбилеең белән ихлас күңелдән, кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлык, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешмә, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп итсен. Синең яныңда һәрвакыт үзеңне хөрмәт итүче якыннарың, туганнарың, тугры дусларың булсын. Бүгенге шат, көләч елмаюың бервакытта да йөзеңнән китмәсен.
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Балкып торсын һәрчак йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән
Үтсен иде алдагы көннәрең.
Без телибез сиңа зур бәхетләр,
Күтәренке булсын күңелең,
Матур яшә, картаюны белмә,
Гел шатлыктан торсын гомерең.
Иң изге теләкләр белән, сине яратып, хөрмәт итеп, тормыш иптәшең Илһам, кызларың Алия, Талия.
Әлеге теләкләргә әти-әниләр, барлык туганнарыбыз да кушыла.
Нет комментариев