Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

23 ноября 2022, 08:00

295

0

0

Котлыйбыз!

ФЛЮРА ФӘТТАХ кызы ВӘЛИЕВА (Кара Чишмә авылы) 24 ноябрьдә 75 яшьлек юбилеен билгели.

Кадерле әниебез, әбиебез! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз, озын гомер, бәхет, шатлык, җан тынычлыгы, тән сихәте, сәламәтлек телибез.
Әниебез озак еллар колхозда төрле эшләрдә хезмәт куйды. Яшьли тол калып, безне – балаларын аякка бастырды, тормышта үз юлыбызны табарга ярдәм итте. 

Әниебез, сиңа киләчәктә дә кайгы-хәсрәткә бирешмичә, ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын. 

Кояш җылысына җыелгандай,
Сыенабыз, әни, яныңа.
Тормыш ямен, матурлыгын тоеп,
Яшә, әни, яшә тагын да!
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Бәхетләрең килсен күренеп.
Куанычлар гына юлдаш булсын,
Яшә шатлыкларга төренеп.

Тирән ихтирам белән сине яратучы балаларың һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев