Котлыйбыз!
Кара Чишмә авылында туып үскән, бүген Чирмешәндә гомер итүче, безнең өчен якын һәм кадерле кешебез –
әниебез, тормыш иптәшем Язилә Минәгъзәметдин кызы Шәрифуллинаның 3 ноябрьдә туган көне.
Кадерлебез, сине юбилеең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, чиксез шатлыклар белән, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне язсын Ходай! Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән-кадерле син.
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Иң изге теләкләр белән, ирең Рәсим, улларың: Риназ, Данияр, Вилдан.
Нет комментариев