Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

31 октября 2022, 08:01

566

2

5

Котлыйбыз!

Туймәт авылында яшәүче ВӘСИЛӘ МӨХӘММӘТЗЫЯ кызы ГАРИФУЛЛИНАның

1 ноябрьдә күркәм юбилее.

Кадерле әниебез, чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа исәнлек-саулык, озын гомер, җан тынычлыгы телибез. Янәшәбездә җил-яңгырдан саклап яшәүче якын кешебез булганга язмышыбызга мең рәхмәтле без.

Син дөнядагы иң затлы, киң күңелле, ярдәмчел кешеләрнең берсе, киләчәктә дә тормышыбызга ямь өстәп, таянычыбыз, киңәшчебез булып, бәхетле картлыкта яшәргә язсын.

Рәхмәт, әни, мең-мең рәхмәт,

Бар нәрсәгә булдың түземле.

Сәламәт бул, кайгы күрмә,

Ходай олыласын үзеңне.

Күңелләрең тыныч булсын, әни!

Кайгы-хәсрәт килә күрмәсен,

Йөзең һаман көләч, матур булсын,

Күзләреңнең нуры сүнмәсен.

Син бит, әни, безнең өчен кояш!

Синнән нурлар алып яшибез.

Озак яшә, мәңге яшь бул,

Иң кадерле якын кешебез!

Иң изге теләкләр белән балаларың: Дилә-Наил, Зилә, Миләүшә-Фәрит,

оныкларың: Гөлназ-Рәзил, Камил, Гөлинә, Алисә, Кәрим, оныкчыгың Динәкәй.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исэнлек белэн озын озак яшэ курше апабыз.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Исянмесез вясиля апа сез нен сенелегез Гузяль энегез васыл бармы мин чальыдан рузалия чумачкы кызы