Котлыйбыз!
Кадерле, яраткан тормыш иптәшемә, әтиебезгә –
ИЛДАР ХӘЛИЛ улы ШӘРИПОВка (Иске Кади авылы) 1 ноябрьдә 50 яшь тула.
Янәшәбездә җил-яңгырдан саклап яшәүче якын кешебез булганга, язмышыбызга мең-мең рәхмәтле без. Кадерлебез, синең киң күңелле, мәрхәмәтле, хезмәт сөючән булуыңа без һәрвакыт сокланабыз.
Әтиебез, бәйрәмең белән котлап, исәнлек-саулык, әниебез белән бәхетле озын, тигез гомер кичерүегезне телибез. Парлы гомеребез матур, борчу-хәсрәтсез узса иде. Сөенечле мизгелләр күп, гаиләбез имин, тормышыбыз мул, балаларыбыз исән-сау булып, тигезлектә яшәргә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Әлфинә, балаларың Рузил, Раил.
Котлауларга барлык туганнар да кушыла.
Нет комментариев