Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

04 сентября 2023, 11:33

289

0

0

Котлыйбыз!

Елена Алексеевна Савельевага (Мордва Афонькәсе авылы) 5 сентябрьдә 85 яшь тула.

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез, сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз.

Хәерле, озын, борчу-хәсрәтсез гомер, балаларыңның күңел җылысын, кешеләрнең хөрмәтен тоеп яшәвеңне телибез.

Күңе-леңдә матурлык, йөрәгеңдә шәфкатьлелек нуры сүнмәсен, йөргән юлларың якты булсын. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, киңәшчебез.

Безгә яшәр өчен көч бирәсең, терәк булып торасың. Без синең белән бик нык горурланабыз һәм рәхмәтләребезне белдерәбез.

Рәхмәт, әни, бер дә талмас беләгеңә,

Безнең өчен диеп типкән йөрәгеңә.

Керфек какмый үткән озын төннәреңә,

Балам диеп әйткән назлы сүзләреңә.

Олы юлга безне зурлап озаткан өчен,

Иңнәребезгә пар канатлар таккан өчен,

Авыр чакта төпле киңәш биргән өчен,

Рәхмәт әйтеп башны иябез сиңа бүген.

Сине яратучы балаларың, 10 оныгың һәм 15 оныкчыгың.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев