Чирмешән һәм Чирмешән районы тарихы
Чирмешән районының табигате генә түгел, тарихы да бай.
Кама аръягы ныгытма сызыгы
«Кама аръягын угъры бәндәләрдән - башкортлардан һәм калмыклардан саклау өчен», - ныгытмалар системасы төзүне рәсми рәвештә шулай нигезлиләр. Формаль күзлектән караганда, рус дәүләтенең үз карарларын бу рәвешле нигезләп формалаштырырга хакы булган. Казан 1552 елда буйсындырыла, башкортлар рус дәүләтенә «үз ихтыяры белән» 1557 елда кушыла, Көньяк Урал һәм Кама аръягының олы мәйданнары да Великороссия чикләренә шул елларда кертелә. Ләкин дәүләтнең башкаласы алынгач та, артыгын көрәшмичә генә бар территория һәм бөтен халык, яулап алучы ягына үзеннән-үзе күчә торган вакытлар күптән үткән була инде.
1713 елдан ук инде Кама аръягында даими гаскәрләрнең Идел аръягы төркеме дип исемләнгән өлеше урнаштырыла. Ул генерал Кропотов корпусына карый. 1729 елда бу төркемгә 5 драгун полкы керә - Нева, Луцк, Вологда, Нарва, Казан полклары - барлыгы 4 меңнән артык солдат һәм офицер. Кама аръягы сызыгының җиде шәһәр яны бистәсендә 2,5 мең гарнизон солдаты (крепостнойлар) урнашкан булган. Болардан тыш, җәйге чорда Җаектан да күпмедер санда казаклар җибәрелгән. Шушы төркемнәрнең һәммәсенә дә бригадир Друмант җитәкчелек иткән, ныгытма солдатлары подполковник Змеевка буйсынган. Чирмешән урынында, әле авыл салынганчы ук, Березовый Стан табигый ызанында җәй көннәрендә Казаннан драгуннар полкы урнаша торган була. “30 имән” ызанында да шундый ук хәл (соңрак ул Ульяновка авылы булып китә). Әлеге вакытлы ныгытмалар тарихта “Чирмешән форпостлары” исеме белән мәгълүм.
1736 елда ополчениедән гыйбарәт 4 ландмилиция полкын төзү тәмамлана. Кама аръягында даими (регуляр) гаскәрнең яңа полклары да пәйда була - Сембер, Уфа, Оренбург полклары, Түбән Новгород гаскәренең бер өлеше… Бу көчләр биредә даими төпләнеп яшәгән, чуалыш һәм фетнәләр булган тәкъдирдә, үзәктән өстәмә рәвештә хәрбиләр китертелгән.
Колонизация берничек тә тыныч бара алмас иде. Урындагы феодалларның - морзалар белән тарханнарның - үз җирләрен килмешәкләргә бирәсе килмәгән. Ул кырларны бит алар өлешчә эшкәрткәннәр, ә, нигездә, күп санлы ат көтүләрен һәм башка төр малларын йөртү өчен файдаланганнар.
XX гасыр башындагы Чирмешән нинди булган?
“Самара губернасы торак пунктларын тасвирлау” хезмәтендә 1900 елда Чирмешән болай сурәтләнә: “644 йорт, 1523 ир-ат, 1637 хатын-кыз, җәмгысе 3160 кеше, 8787 дисәтинә уңайлы, 438 дисәтинә уңайсыз җире бар".
Чиркәү, ике мәктәп. Берсе земствоныкы, берсе - чиркәү-мәхәллә мәктәбе. Икмәк базары гөрләп торган. Елга ике мәртәбә - 29 июнь һәм 6 декабрь көннәрендә - ярминкә уздырылган. Хастаханә, халык аеклыгы комитетының чәйханәсе, күн заводы, су тегермәне теркәлгән. Старшина һәм писарь җитәкчелегендәге волость идарәсе дә биредә урнашкан. Табиб, фельдшер, акушер эшләгән. Почта, телеграф, хосусый даруханә, ике янгын сарае, базар, ике утрак йорт (кабак) булган.
Административ-территориаль яктан авыл биш сотняга бүленгән. Әле Ныгытма үзе өч сотнядан гыйбарәт булган: тау ягы, чуаш һәм үзәк (ныгытма) сотнялары; елга аръягын (мур ягын) ике сотня - мордва һәм яур сотнясы тәшкил иткән. Сотняны сотский идарә иткән. Сотнялар десяткаларга (унышар йортка) бүлеп йөртелгән, алар башында десятскийлар торган. Авылда башкарма хакимият эшен староста үтәгән. Аны авыл җыенында өч елга бер сайлап куйганнар.
Авыл җыенында үзидарәгә бәйле кайбер мәсьәләләр хәл ителгән (мәсәлән староста, сотский, десятский сайлау), җир эше - болын һәм көтүлекләрне бүлү-бүлгәләү, җәмәгать тегермәнен арендага бирү, атлы хезмәт йолымы һ.б.ш. каралган. Әлбәттә инде бу “демократия”, беренчедән, крестьян өчен хәлиткеч дәрәҗәдә мөһим булмаган, икенчедән, җирле үзидарә шушы хәлендә дә барыбер урындагы “калын кесәлеләр” йогынтысында яшәгән. Җыен хакимияте закон тарафыннан да чикләнелгән. Авыл җыенын сотский белән десятскийлар аша староста гына җыя алган, әгәр староста җыенда катнашмаса, җыенның карары законсыз дип табылган.
Чирмешән Югары Кармалка волостенең үзәге саналган. Әлеге волостька, Чирмешәннән кала, Югары Кармалка, Түбән Кармалка, Багряж бистәсе, Лашман, Әмир, Казанка, Сотников утары кергән. Хәзерге район җирлегендә янә ике волость булган: Морд. Афонькино волосте (Морд. Афонькино, Афонькино, Лагерка, Шешминка, Урманасты Үтәмеш, Югары, Түбән, Кече Чегодайлар) һәм Мордва Кармалкасы волосте (Андреевка, Воздвиженка, Софьевка, Иске Сережкино, Иске Үтәмеш). Шулай ук Казан һәм Уфа губернасының берничә авылы да безнең хәзерге районга караган.
Чирмешән районы ничек оешкан
11 гыйнвар 1965 ел Указында болай дип язылган (ул "ТАССРда административ-территориаль үзгәрешләр турында" дип атала):
“…алга таба халык хуҗалыгын җитәкләүне камилләштерү һәм Советларның халык белән бәйләнешен көчәйтү максатыннан… Татарстан АССР составында өстәмә рәвештә, түбәндәге районнарны оештырырга:
Үзәге Чирмешән авылында булачак Чирмешән районы; аның составына инде яшәп килүче Лениногорск һәм Октябрь районнарының беркадәр территориясен кертергә”.
Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының шул ук исемдәге 1965 ел, 14 гыйнвар Указында, РСФСР Верховный Советы Президиумының “Татарстан АССРда административ-территориаль бүленеш үзгәрешләре турында”гы 12 гыйнвар Указына таянганнар. Анда 17 нче номерда болай диелә: “Чирмешән районы составына Лениногорск районының Бәркәтә, Югары Кармалка, Ивашкино, Кармыш, Лашман, Морд. Афонькино, Иске Үтәмеш, Чирмешән, Шешминка авыл Советларын, Октябрь районыннан Котыш, Иске Кади, Ульяновка авыл Советларын кертергә”. Район 13 авыл Советына берләштерелгән 61 торак пунктны үз эченә алган. Аларда барлыгы 39,4 мең кеше исәпләнгән. Район җирендә 16 эре колхоз эшләп килгән: “Бүләк” (үзәге Лашманда), “Восход” (Морд. Афонькино), XXII партсъезд (Ульяновка), Жданов исемендәге (Түбән Чегодай), Ильич исемендәге (Яңа Элмәле), Ленин исемендәге (Түбән Чегодай), Ильич исемендәге (Яңа Элмәле), Ленин исемендәге (Күтәмә), Орджоникидзе исемендәге (Югары Кәминкә), Фрунзе исемендәге (Ивашкино), Тукай исемендәге (Иске Кади), Чапаев исемендәге (Котыш), “Новый путь” (Лагерка), “Җиңү” (Бәркәтә), “Прожектор” (Шешминка), “Татарстан” (Кармыш), “Красный Октябрь” (Чирмешән).
Чирмешән районның бүгенге тормышы
Бүген Чирмешән – үсүче район үзәге. Монда күчемсез милек объектлары төзелә, социаль объектлар яңартыла. Һәр елны юллар ремонталана, яңалары салына.
Соңгы тапкыр халык исәбен алу нәтиҗәләре буенча, районда 18401 кеше яши. 2022 елның 1 гыйнварына район халкының милли составы: татарлар – 9863 кеше (53,6 %), чувашлар – 4251 кеше (23,1 %), руслар – 3294 кеше (17,9 %), мордвалар – 773 кеше (4,2 %), башка милләтләр – 220 кеше (1,2 %).
Чирмешән районында 18 авыл җирлегендә 48 торак пункт исәпләнә.