Нәкъ беренче кар яуган көнне - 20 октябрьдә 22 сәгать 30 минутта Кузай-Нурлат юлында, Ульяновка һәм Тукай авыллары арасында килеп чыккан юл һәлакәтендә, УАЗ машинасы йөртүченең гомере өзелгән. Нурлат шәһәрендә яшәүче 21 октябрьдә 28 яшь туласы булган.
УАЗ йөртүчесе тизлеген тиешледән тыш арттыра һәм бозлы юлда автомобиль белән идарәне югалтып,...
Нәкъ беренче кар яуган көнне - 20 октябрьдә 22 сәгать 30 минутта Кузай-Нурлат юлында, Ульяновка һәм Тукай авыллары арасында килеп чыккан юл һәлакәтендә, УАЗ машинасы йөртүченең гомере өзелгән. Нурлат шәһәрендә яшәүче 21 октябрьдә 28 яшь туласы булган.
УАЗ йөртүчесе тизлеген тиешледән тыш арттыра һәм бозлы юлда автомобиль белән идарәне югалтып, каршы як полосадан килүче RENAULT йөк машинасына бәрелә. Нәтиҗәдә машина йөртүче больницада җан бирә, ә алдагы утыргычта баручы пассажир (машина йөртүченең хатыны) утыргычы белән юл читенә оча. Аны авыр тән җәрәхәтләре алган хәлдә Әлмәт больницасына озаталар.
УАЗ автомобилендә җәйге резиналар була. Ә салондагы яңа, тырнаклы резиналарны куярга гына өлгермәгән мәрхүм. Беренче суыклар, кар машина йөртүчеләргә җитди кыенлыклар тудыра, бу вакытта юл һәлакәтләре дә еш була.
ТР Министрлар кабинетында видеоконференция режимында үткән брифингта да безнең районда булган, үлемгә китергән әлеге һәлакәт турында сүз булды. Кышкы резина азмы-күпме һәлакәтләр санын киметә. Әлегә андый резинасыз йөрүчеләргә җәза бирелми, әмма киләчәктә моңа бәйле закон булдыру турында сүз бара. Закон үз көченә кергәч, кышкы чорда тырнаклы тәгәрмәчләрсез йөрүчеләргә 2000 сумга кадәр штраф салыначак.
Кышкы резинаны суыклар башланганчы ук куеп йөрергә кирәклеген искәртәләр. Бу - үзебезнең иминлек өчен.
Нет комментариев