Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Татарстанда үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте булган

Салмачы бистәсендә авариядә бер кеше һәлак булган һәм биш кеше зыян күргән

Шәһәр дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, авария Үзәк урамындагы 181 нче йорт каршында булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, «Лада» һәм Renault машиналары бәрелешкән. Ике машинаның да тизлеге бик югары булган. Машиналарның берсе хәтта яна башлаган.

Юл-транспорт һәлакәтендә Россиядә җитештерелгән машина йөртүчесе һәлак булган. Renault машинасындагы өч ир-ат, хатын-кыз һәм бала төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев