Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Татарстанда машина йөртүчеләргә юлга чыкмый торырга киңәш итәләр

    ЮХИДИ инспекторлары машиналарга кичекмәстән кышкы тәгәрмәчләр һәм "Шипы" билгесе куярга чакыра.

    Татарстан юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе, кар яву сәбәпле,  шәһәрдән читкә чыгудан тыелып торырга киңәш итә. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.

    Татарстан юлларына беренче юеш кар ятты. Шунлыктан Татарстан юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе машина йөртүчеләргә бик кирәк булмаганда юлга чыкмаска һәм чыккан очракта юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый сакларга киңәш итә.

    Инспекторлар машиналарда тәгәрмәчләрне кичекмәстән кышкыга алыштырырга һәм автомобильнең арткы тәрәзәсенә “Шипы” билгесен куярга кирәклеген искәртә.

    http://saby-rt.ru/news/khvef-khtr/tatarstanda-mashina-yrtchelrg-yulga-chykmyy-toryrga-kish-itlr

    Гүзәл Шәфыйкова фотосы.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: