Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Машина тәрәзәсе парланса

Һәр ел фасылының үзенә хас үзенчәлекләре бар һәм кайберләре җәяүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә мәшәкатьләр тудыра.

Ләкин аларның барысы да һава торышына бәйле булмаска да мөмкин.

Автомобиль салонында спирт парлары булу – тәрәзә тирләүгә китерә торган бер фактор. Әлеге химик элемент гидроскопик, ягъни үзенә дым сеңдерә торган сәләткә ия. Шуның нәтиҗәсе буларак, машина тәрәзәләре тирләп чыга. Моның сәбәбен, мотлак, машина йөртүчедән яки салмыш пассажирдан эзләргә кирәк дигән сүз түгел.

Машина тәрәзәсе салонда дымлы, юеш әйберләр булганга да тирләргә мөмкин. Тавыш изоляциясе дымлы булу да сәбәпче була ала. Тәрәзәләр тирләмәсен өчен гидроизоляция сыйфатын контрольдә тотарга, пыяланы тыгызлагыч нык урнашканмы, пыяла чистарткыч, антенна чыга торган урында һава керердәй тишек калмаганмы – боларның барысын да карарга кирәк.

Әмма шул вакытта да тәрәзәләрегез тирләсә, аларны чүпрәк белән түгел, кәгазь белән сөртергә кирәк. Бе­ренчедән, кәгазь белән сөрткәндә тәрәзәдә таплар да калмый, ул озак вакыт парланмаячак та.
 

Чыганак

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев