Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Дүрт кызның өчесен соңгы юлга озаттылар...

Бүген, 19 июльдә, Бакалы районында коточкыч юл-транспорт фаҗигасендә һәлак булган 4 кызның өчесен соңгы юлга озаттылар.

Бакалы айоны хакимияте башлыгы Александр Андреев әйтүенчә, кызларның икесен – православия зиратында, берсен мөселман зиратында җирләгәннәр.

Дүртенче кызның әнисе бүген кичкә кайтып җитәргә тиеш. Яңа Уренгойда эшләгән ханым кызын кайда җирләргә икәнлеген үзе хәл итәчәк.

-Кызлар белән хушлашырга бик күп кеше килде: туганнары, танышлары, дуслары, хакимият, мәктәп, Уфаның сәнгать училищесы вәкилләре. Бу – барысы өчен да уртак кайгы, – ди Андреев. – Ике гаиләгә ярдәм күрсәттек, тагын ике гаилә чыгымнары үз өсләренә алуларын әйтте.

Исегезгә төшерәбез, 18 июль иртән Бакалыны урап үтүче юлда “AUDI A5” автомобиленең 23 яшьлек машина йөртүчесе 4 кызны бәрдерә. Кызлар машинага каршы юл читеннән барулары була. Коточкыч авариядә аларның дүртесе дә шул урында җан бирә...

Ахирәтләрнең өчесенә 18-19 яшь була, ә берсе нибары 16 яшьлек кенә килеш бу дөньядан китеп бара.

“Экспертизамашина йөртүченең канында алкоголь булуын ачыклаган”, – дип хәбәр итә ЮХХДИ хезмәткәрләре. 

 

Чыганак:

"Өмет" газетасы

Фото: www.bashinform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X