Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән автоинспекторлары исерек хәлдәге машина йөртүчене “эләктергәннәр”

Яңа Элмәле авылы кешесе руль артына алкоголь кулланып утырган өчен закон каршында җавап бирәчәк.

Район автоинспекциясе бүлегеннән хәбәр итүләренчә, алар Яңа Элмәле авылында чит ил машинасын туктатмакчы булалар, тик аның йөртүчесе инспекторлар таләбенә буйсынмыйча качарга маташа.

-Автомашинаны куып китәргә туры килде. Йөртүчесенең исереклеге беленде. Алкотекторга өргәч, бу хәле расланса да, ир-ат моның  белән ризалашмады. Район үзәк больницасына бардык, машина йөртүченең алкоголь кулланганлыгы анда да дәлилләнде. Якташыбыз кылган гамәлләре өчен үкенүен дә үкенде, тик соң иде, - ди район автоинспекциясе җитәкчесе Рәмис Шәкүров.

Кагыйдә бозган ир-атка хәзер бер ел ярымнан ике елга кадәр автотранспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителү һәм 30 мең сум күләмендә штраф җәзасы яный.  Аңа полиция хезмәткәрләренә буйсынмавы һәм  штрафстоянка чыгымнары өчен дә акча янчыгын бушатырга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев