Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән автоинспекторлары ике җәяүлегә 500әр сум штраф биргәннәр

19 июньнән 28 июньгә кадәр республикада, шул исәптән, безнең районда да “Җәяүле” операциясе игълан ителде.

Район автоинспекторлары бу көннәрдә  җәяүлеләргә кагылышлы юл хәрәкәте кагыйдәләренең үтәлешенә игътибарны арттырдылар. Юл аркылы тиешсез урында чыккан ике җәяүлегә карата беркетмә төзелеп, аларга 500әр сум күләмендә штраф язганнар.

-Җәяүлеләрне  җәяүлеләр юлында – “зебраларда” үткәреп җибәрмәгән машина йөртүчеләр дә игътибар үзәгендә: әлеге кагыйдәне бозган өчен штраф күләме - 1500 сумнан 2500 сумга кадәр. Караңгы вакытта торак пункт читендәге юлда яктылык кайтаргыч элементлары булмаган җәяүлеләргә яки юл читендә туктап,  махсус жилет кимәгән машина йөртүчеләргә штраф күләме исә 500 сум тәшкил итә, - ди район автоинспекциясе начальнигы Рәмис Шәкүров.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев