Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә Россия машиналары “иномарка”ларга бәрелгәннәр

Узган атна ахырында район юлларында бер көнне булган ике юл казасында зыян күрүчеләргә больницада медицина ярдәме күрсәтелә. Әүвәл, иртәнге якта автоинспекторлар Кара Чишмә ягына, Түбән Кәминкә борылышына барган. Биредә, Елховой ягыннан килә торган "ундүртле", йөртүчесе - Әлмәтнеке, Түбән Кәминкәдән чыккан чит ил машинасының ян ягына китереп бәрдерә. Нәтиҗәдә "иномарка"ның артта...

Узган атна ахырында район юлларында бер көнне булган ике юл казасында зыян күрүчеләргә больницада медицина ярдәме күрсәтелә.

Әүвәл, иртәнге якта автоинспекторлар Кара Чишмә ягына, Түбән Кәминкә борылышына барган. Биредә, Елховой ягыннан килә торган "ундүртле", йөртүчесе - Әлмәтнеке, Түбән Кәминкәдән чыккан чит ил машинасының ян ягына китереп бәрдерә. Нәтиҗәдә "иномарка"ның артта утырган пассажирын район үзәк больницасына алып китәләр. Аңа медицина ярдәме күрсәтелә. Шөкер, бәлага таручының яралары куркыныч булмый. Инспекторлар әйтүенчә, "ундүртле"нең көпчәкләрендә "тырнаклары" юк, алар коелып беткән. Авария дә шуның аркасында килеп чыккан, диләр.
Ә кичке буйда Иске Котыш авылы янында "Лада-Калина" ярамаган урында йөк машинасын узарга дип каршы як полосага чыга һәм "Тойота"га маңгайга-маңгай килеп бәрелә. Кагыйдәне бозган "Лада" йөртүчесен район үзәк больницасына алып китәләр. Аның борын сөяге сынган, башка имгәнүләре дә бар, баш миен селкенгән. Соңрак аның пассажиры да Нурлат больницасына мөрәҗәгать иткән. Бәхеткә, "Тойота"да баручы безнең район кешеләре - сосновкалылар сәламәтлегенә зыян юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы авария иномарка