Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында “Ока” машинасын йөртүче “рекорд” куя

Район автоинспекторлары автотранспорт белән исерек килеш идарә иткән тагын өч машина йөртүчене ачыклаган. Аларның берсенең шундый хәлдә инде өченче (!) тапкыр эләгүе.

ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, күптән түгел көнне алар кыр юлында Күтәмә авылы кешесенең ВАЗ-2119 автомашинасын туктатканнар. Төрепкәгә өрдергәч - җиһаз шоферның алкоголь кулланганлыгын күрсәтә.

-Ул исерек килеш руль артына утырган өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән иде инде. Правасын алырга вакыты, срогы якынайса да, ихтыяр көче җитмәгән, исерек хәлдә янә руль артына утырып чыккан, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Сергей Барабашкин.

Хәзер әлеге якташыбызга 2 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү һәм зур күләмдә штраф яки правасыннан мәхрүм булу һәм мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза яный.

Югары Кәминкәдә Фольксваген Поло автомашинасын төнлә туктаталар. Аның йөртүчесе - Тольяттидан килеп, шушы авылда эшләүче белгеч – шулай ук “чирткән” булган. Алкогольгә тикшеренүдән баш тартса да, әлеге ир-атка ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү һәм 30 мең сум күләмендә штраф җәзасы яный. Кагыйдә бозучының машинасын Нурлатка штрафстоянкага озатканнар, аның өчен дә түлисе була.

Ә менә Кызыл Чишмә авылыннан “Ока” йөртүче пенсионер бөтенләй “рекорд” куймакчы бугай. Аек булмаган хәлдә автомашина белән идарә иткән өчен правасыннан мәхрүм ителгән булып та, ул бер айда тагын ике тапкыр исерек килеш ”эләккән”. Якташыбызга хәзер тагын 2 елга “лишение” һәм зур күләмдә штраф яки “лишение” һәм мәҗбүри эшләр җәзасы яный, аны хәтта колония-поселениедә ирегеннән мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X