Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Автомәктәпләр “прицел“да

Агымдагы елның тугыз аенда район территориясендә килеп чыккан 19 юл-транспорт һәлакәтендә биш кешенең гомере өзелгән. Бу һәлакәтләрдә 23 кеше төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алган, яраланучылар арасында бер бала да бар. 2012 елның шул чоры белән чагыштырганда аварияләр саны да, һәлак булучылар саны да арткан. Республика буенча 3583 юл фаҗигасендә 510 кеше...

Агымдагы елның тугыз аенда район территориясендә килеп чыккан 19 юл-транспорт һәлакәтендә биш кешенең гомере өзелгән. Бу һәлакәтләрдә 23 кеше төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алган, яраланучылар арасында бер бала да бар. 2012 елның шул чоры белән чагыштырганда аварияләр саны да, һәлак булучылар саны да арткан. Республика буенча 3583 юл фаҗигасендә 510 кеше үлгән.


Бу саннар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында узган утырышта да яңгырады. Анда юллардагы һәлакәтләрнең сәбәпләрен ачыклау һәм аларның санын киметү зарурлыгына басым ясалды.

Республикадагы аварияләрнең 21 проценты машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан. Шуның өчен автомәктәпләрне ныклы контрольгә алырга кирәк, диелде. Аларның күбесендә автодромнар бик начар хәлдә, практик күнүгеләр үтү өчен шартлар юк икән. Уртача алганда, ике автомәктәпнең берсенә генә лицензия биреп була. Кимчелекләр бетерелмичә торып, алар лицезияле була алмаячак. Хәтта аларны бөтенләй ябарга да мөмкиннәр.

Транспорт чараларына техник күзәтү үткәргәндә дә игътибарлы булу таләп ителә. Бигрәк тә мәктәп автобусларына карата. Республикада тикшерелгән 28 мәктәп автобусының 12сенең төзек булмавы ачыкланган. Еш кына аларга стажы булмаган, тәҗрибәсез шоферлар йөртә. Алар бит күпме бала гомере өчен җаваплы.

ЮХИДИ инспекторлары һәм участковыйлар тарафыннан 2013 елда үзебезнең район юлларында 3461 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән (үткән елның бу чорында - 1595).

Фото-видеофиксация җиһазлары тизлек режимын санга сукмауның 31613 очрагын төшереп алган (былтыр бу чорда - 22299). инспекторлар үзләре исә кызу йөрүчеләргә карата 1445 беркетмә төзегән.

Районда 5 меңнән 21 меңгә кадәр штрафы булган 10 машина йөртүче "Бурычлылар" базасында исәптә тора.

Юлларда игътибарлы һәм сак булыйк, бер-беребезне хөрмәт итик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Автомәктәпләр Чирмешәндә