Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Тәмле ит арзан булмый

Район үзәгендә үткән якшәмбедә оештырылган ярминкәдә иң күп тәкъдим ителгән товар орлык суганы булгандыр. Нәкъ бу көннәрдә чәчелүче, инде чәчү сроклары азаючы орлыкның килосын 50 - 70 сумга да саттылар. Сәүдәгәрләр азрак кебек тоелса да, рәтләрдә йөрүчеләр шактый. Сыер ите кыйммәтләнгән икән, аның килосына - 240, дуңгызныкына 175 сум сорыйлар....

Район үзәгендә үткән якшәмбедә оештырылган ярминкәдә иң күп тәкъдим ителгән товар орлык суганы булгандыр. Нәкъ бу көннәрдә чәчелүче, инде чәчү сроклары азаючы орлыкның килосын 50 - 70 сумга да саттылар.


Сәүдәгәрләр азрак кебек тоелса да, рәтләрдә йөрүчеләр шактый. Сыер ите кыйммәтләнгән икән, аның килосына - 240, дуңгызныкына 175 сум сорыйлар. Яңа суелган, майлы итне алалар үзе. Помидорга, кыярга да бәя төшми әле.

Берәү бройлер чебешләрен, икенчеләр бозауларын тиз урнаштырды. 5 - 6 айлык бозау - 20 меңгә, ә бер айлыгы 12 мең сумга "тарта".

Бу ярминкәдә чәчәк, азык чөгендере орлыклары яхшы үтте. Килограммын 10 - 12 сумнан бәрәңге дә саттылар. Әллә ничә кеше алмагач үсентесе кирәксенеп килгән, тик аны сатучы күренмәде.

- Оештыручыларга рәхмәт, кешедән ишеткәнче, ярминкәне үзең килеп күрү кызык инде, - ди бер ветеран абзый. - Бу чара алдагы бәйрәмнәрдә дә булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: якшәмбедә оештырылган ярминкә