Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Бөртек бар, мал юк

Иртәнге сәгать тугыз. "Кәрвансарай" сәүдә үзәге янындагы мәйдан тирәсендә халык мәш килә. Ярминкәнең монысында кырык бишләп сатучы урын алган. Товар да шактый күренә. Ике җирдә бөртек, биш - алты малчы ит тәкъдим итәләр. Сарык ите (кило- граммы) - 245, сыерныкы - 230, дуңгызныкы 175 - 180 сумнан сатылды. Иртүк шашлык...

Иртәнге сәгать тугыз. "Кәрвансарай" сәүдә үзәге янындагы мәйдан тирәсендә халык мәш килә. Ярминкәнең монысында кырык бишләп сатучы урын алган.


Товар да шактый күренә. Ике җирдә бөртек, биш - алты малчы ит тәкъдим итәләр. Сарык ите (кило- граммы) - 245, сыерныкы - 230, дуңгызныкы 175 - 180 сумнан сатылды. Иртүк шашлык кыздырып өлгерткәннәр. Берәү 185 сумга дүрт айлык чебешләр алырга кыстый. 250 - 500 сумга тере куяннар да саттылар.

Хатын - кызлар бәйрәме көнне үткәрелгән чираттагы бу ярминкәдә бал, балык, он эшләнмәләре, яшелчә, көнкүреш товарлары, обойлар, кием - салым, киез итекләр дә бар иде.

Тере мал, аеруча яшьрәкләрен, кирәксенүчеләр буш китте, чөнки хәзер мал базары юк дисәң дә була, дөресрәге мал сатучылар юк.

Ир - ат халкы бүген тере чәчәкләргә акчаны кызганмады, гомумән, гүзәл затларыбызга байтак бүләк алдылар.

Бер читтәрәк, керү юлында, артистлар урын алган. Алар төрле телләрдә җырлар ирештерделәр. 8 мартта кышны да озаттык. Кызганыч, бәйрәмнең бу өлешен элеккегечә зурлап үткәрү, купшылык юк инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярминкәдә